Results count: 10934000 (18841306), search took 0.002 sec.

Search results

  1. Шул ук вакытта үзара берегеп бер мәгънә белдергән мондый сүзләр арасында грамматик яктан бәйләнеш булганлыгы да аңлашыла. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  2. Кушма һәм тезмә сүзләр, мәсәлән, үзара ияртүле бәйләнештә булган сүзләрдән (ташкүмер, тимер юл), ә парлы сүзләр үзара тезүле бәйләнештәге сүзләрдән барлыкка киләләр (ата-ана, бала-чага, әйбер-кара). Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  3. Билгеле булганча, үзара ияртүле бәйләнештәге ике сүз ул — сүзтезмә, синтаксик берәмлек булып санала, ә кушма һәм тезмә сүзләр алар — лексик берәмлекләр. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  4. Мәсәлән: чуар тавык — сүзтезмә, синтаксик берәмлек, чөнки алар арасында ачыклаулы мөнәсәбәт барлыкка килгән (нинди тавык? Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  5. ); аккош — кушма сүз, лексик берәмлек, ак сүзе кош сүзен турыдан-туры ачыкламый (мәсәлән, кара аккош). Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  6. Синтаксик берәмлек булган сүзтезмәләрдән кушма яки тезмә сүзләр ясалганда, сүзтезмәнең компонентлары арасындагы грамматик мөнәсәбәт таркала, юкка чыга, ике сүздән торган компонент бер мәгънә белдерә башлый (мәсәлән: тимерчыбык — бакыр тимерчыбык, алюмин тимерчыбык һ. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  7. Шул рәвешле, сүз кушу ысулы белән ясалган сүзләрдән кушма һәм тезмә сүзләр үзләренең төзелеше буенча төрле сүзтезмә модельләренә туры киләләр, икенче төрле әйткәндә, бу очракта сүзтезмәләр «лексикалаша» (2, 27 – 28). Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  8. әмма тикшеренүчеләр дөрес билгеләгәнчә, телдәге һәр яңа ясалган кушма яки тезмә сүзне гамәлдәге сүзтезмәләргә кайтарып булмый, чөнки аларның күбесе сүзтезмә буларак кулланылу чорын үткәрмиләр, ә әзер калыплар (модельләр) буенча ясалалар. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  9. I һәм II төр изафә бәйләнешендәге, ягъни исем + исем калыбындагы сүзтезмәләрдән ясалган кушма һәм тезмә сүзләргә килсәк, алар, безнең карашыбызча, атрибутив бәйләнештәге сүзтезмәләрдән ясалган сүзләр арасында бәхәссез күпчелекне алып торалар. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР
  10. Бу, барыннан да элек, телдә исем сүз төркеменең башка сүз төркемнәре, әйтик, сыйфат яки сан исемнәре белән чагыштырганда күбрәк булуы белән дә аңлатыла ала. Ф. М. Хисамова . ТАТАР ТЕЛЕНДӘ I ҺӘМ II ТӨР ИЗАФӘ КАЛЫБЫНДА ЯСАЛГАН КУШМА ҺӘМ ТЕЗМӘ СҮЗЛӘР